1. Главная
  2. Книги
  3. Татарстан (на татарском языке) №07/2026
Книга  Татарстан (на татарском языке) №07/2026
Реклама
0,0 · 0 оценок

Татарстан (на татарском языке) №07/2026

18+

На сайте представлено только описание и выходные данные книги «Татарстан (на татарском языке) №07/2026 ». Сайт не является распространителем книги. Сайт не предоставляет возможности купить, читать онлайн или скачать бесплатно книгу «Татарстан (на татарском языке) №07/2026 ». Сайт предназначен для лиц старше 18 лет. Если вам не исполнилось 18 лет - незамедлительно покиньте сайт. Оставаясь на сайте вы подтверждаете, что вам исполнилось 18 лет.

Незаконное потребление наркотических средств, психотропных веществ, их аналогов причиняет вред здоровью, их незаконный оборот запрещен и влечет установленную законодательством ответственность

О книге

Лазарьның кайтуы Бу моннан 90 ел элек – 1937 елның июнендә булган вакыйга. “Татарстан большевигының (хәзерге “Татарстан журналы) баш мөхәррире Лазарь Соломонович Пинхасик журналның үз кул астында чыккан соңгы санын басарга төшерә: “1937 елның июне, 6. Бу очракта, без хәзер әйтергә күнеккәнчә, “чираттагысын түгел, ә нәкъ менә “соңгысын... “Татарстан большевигы журналының алдагы саны ике төпләнмәле булып чыга – 8-9 нчы номерлары (август-сентябрь, 1937) бергә кушылып. Һәм аларны басарга инде “мөхәррир вазыйфасын башкаручы И.Кондратьев кул куя. Ә Лазарь Пинхасикка яшәргә нибары бер ел кала. “Троцкийның контрреволюцион оешмасында катнашучы, мәдәният өлкәсендә советка каршы корткычлык эшчәнлеге алып баручының язмышы коры саннарга сыя: Партиядәге еллыры: 1937 елның 13 сентябрендә чыгарыла. Кулга алыну вакыты: 1937 елның 16 сентябре. Хөкем чыгару вакыты: 1938 елның 9 мае. Хөкем карары: ВМН (“иң югары җәза чарасы), милкен конфсикацияләү. Ату вакыты: 1938 елның 9 мае. Аклау вакыты: 1956 елның 28 апреле. ...Һәм менә 90 ел узганнан соң, 2026 елның июнендә, “Татарстан журналы редакциясендә кадерле кунаклар – Лазарь Пинхасик һәм аның әнисе Флёра Мирза кызы. Лазарь Соломонович Пинхасикның оныгын да бабасы исеме белән атаганнар, киленнәре – элеккеге редакторыбызның улы Маратның хатыны исә гаилә архивындагы фотолар, документлар, әйберләрне кадерләп саклаган. Истәлекләрне дә матур, тигез почерк белән ыспай итеп шакмаклы дәфтәргә теркәп алган. Без бу михнәтләр дә, могҗизалар да уратып узмаган гаилә тарихы – журналыбызның июль санында. “Хөкүмәт йорты елъязмасы Кайчакта гади генә шәһәр адресы тулы бер илнең катлаулы борылышларын үз эченә алырга мөмкин. Казандагы шундый бер йортның конструктивистлык дәвере фасады артындагы серләре турында сезгә дә сөйләргә булдык. ...Казан, 1933 елның язы. Карл Маркс урамындагы өр-яңа, акшар исе аңкып торган дүрт катлы 54 нче йорт каршында йөк машиналары тора. Аларда – беренче килеп төпләнүчеләрнең әйберләре. Ташучылар сак кына сызу тубусларын, китапларны һәм төенчекләрне ташый. Урамнан караганда, йорт җилфердәп торган әләмне (якты социалистик бүгенге белән киләчәккә ишарә!) хәтерләтә, бу фасадның “шудырып күчерү эффекты белән эшләнүенә бәйле. Авангардка һәйкәл. Фатирларының эчендә дә иркен һәм җиңел сулыйсың! Тәрәзәләр таң калдыра – андый алагаем тәрәзәләр Казанда сирәк, зур ванна бүлмәләре дә. Бүлмәләргә таңнан нур агыла, тагын да иркенрәк тоела башлый. Киң балконнар ишегалдына иркен чыга, метр ярымга диярлек - өстәл, берничә урындык сыя. Җәйге кичләрдә рәхәтләнеп чәй эчеп утыр! Кухняларда – дүрт конфоркалы авыр плитәләр. Йортта үз заманы өчен алдынгы технология – пар белән җылыту да кулланыла. Менә, ичмасам, зиннәт! “Беренче карлыгачлар – партия хезмәткәрләре, хәрбиләр, инженерлар. Алар яңа буялган диварлар буйлап җиһазлар тезеп чыга, ишегалдына күршеләр белән таныша. Бусагадан чемодан тотып атлап керүчеләрнең әле берсе дә бу диварларда ниләр күрәсен, кичерәсен белми... Аларның ниләр кичергәне турында “Татарстан журналы июль санында сөйли. Дуслык кайдан башлана? Июльнең эссе бер көнендә Чистай районының Югары Кондрата авылына сәяхәт кылдык. Авылның мәктәп бинасында безне милли киемнәрдән бер төркем апалар каршы алды. Башта татарча, аннан соң чувашча җырладылар. Иң кызыгы – биредә керәшеннәр белән чувашлар яши һәм аларны һич аерып булмый! Төс-кыяфәтләре буенча да бер төрле, барысы да татарча камил сөйләшә. Ләкин авылның үзенчәлекләре моның белән генә бетми... Әйдәгез, бу үзенчәлекле авыл белән якыннанрак басмабызның июль санында танышыйк.

Как выбрать издание

Перед выбором сравните язык, год, издательство и формат в сведениях ниже. У одной книги могут быть разные переводы и издания.

Описание помогает оценить тему книги; отзывы читателей позволяют дополнить его личным опытом. Оценку и отзыв оставляйте после знакомства с книгой.

Полное название книги
Татарстан (на татарском языке) №07/2026
Тип
Книга
Автор
Категории
ISBN
Возрастное ограничение
0
Издательство
Год
Название транслитом
tatarstan-na-tatarskom-yazyke-07-2026-
Просмотров
0
Рейтинг izbe.ru
0,0
Поделиться

Похожие книги

Книга Аллен Карр Легкий способ бросить курить
Легкий способ бросить курить
Аллен Карр
Книга Роберт Грин, Елена Яковлевна Мигунова, Владимир Левашёв, Дмитрий Креминский 48 законов власти. Законы 1-16
48 законов власти. Законы 1-16
Роберт Грин, Елена Яковлевна Мигунова, Владимир Левашёв, Дмитрий Креминский
Книга Аллен Карр, Александр Курицын Легкий способ бросить курить
Легкий способ бросить курить
Аллен Карр, Александр Курицын
Книга Аллен Карр, Александр Курицын Легкий способ бросить пить
Легкий способ бросить пить
Аллен Карр, Александр Курицын
Книга Джон Кехо, Максим Киреев,  АВ Паблишинг, Попурри Подсознание может всё!
Подсознание может всё!
Джон Кехо, Максим Киреев, АВ Паблишинг, Попурри
Книга Ольга Егорова, Лоран Гунель Бог всегда путешествует инкогнито
Бог всегда путешествует инкогнито
Ольга Егорова, Лоран Гунель
Книга Джеймс Клир, Юлия Чекмарева, К. Шашкова Атомные привычки. Как приобрести хорошие привычки и избавиться от плохих
Атомные привычки. Как приобрести хорошие привычки и избавиться от плохих
Джеймс Клир, Юлия Чекмарева, К. Шашкова
Книга Джеймс Клир, Юлия Чекмарева, Александр Карлов, К. Шашкова Атомные привычки. Как приобрести хорошие привычки и избавиться от плохих
Атомные привычки. Как приобрести хорошие привычки и избавиться от плохих
Джеймс Клир, Юлия Чекмарева, Александр Карлов, К. Шашкова
Книга Дэвид Кэмерон Джиканди Счастливый карман, полный денег. Формирование сознания изобилия
Счастливый карман, полный денег. Формирование сознания изобилия
Дэвид Кэмерон Джиканди
Книга Энди Вейер Проект «Аве Мария»
Проект «Аве Мария»
Энди Вейер
Книга Энди Вейер Проект «Аве Мария»
Проект «Аве Мария»
Энди Вейер
Книга Роберт Чалдини Психология влияния. 7-е расширенное издание
Психология влияния. 7-е расширенное издание
Роберт Чалдини
Книга Катя Качур Любимчик Эпохи
Любимчик Эпохи
Катя Качур
Книга Вадим Зеланд Трансерфинг реальности. Ступени I, II, III, IV, V
Трансерфинг реальности. Ступени I, II, III, IV, V
Вадим Зеланд
Книга Ребекка Яррос Четвертое крыло
Четвертое крыло
Ребекка Яррос