18+
На сайте представлено только описание и выходные данные книги «Сабантуй №03/2026 ». Сайт не является распространителем книги. Сайт не предоставляет возможности купить, читать онлайн или скачать бесплатно книгу «Сабантуй №03/2026 ». Сайт предназначен для лиц старше 18 лет. Если вам не исполнилось 18 лет - незамедлительно покиньте сайт. Оставаясь на сайте вы подтверждаете, что вам исполнилось 18 лет.
Незаконное потребление наркотических средств, психотропных веществ, их аналогов причиняет вред здоровью, их незаконный оборот запрещен и влечет установленную законодательством ответственность
Язга рәхим итегез, дуслар! Ямьле март аен «Сабантуй» журналы белән каршылыйк! Март саны тышлыгын мөлаем, сөйкемле һәм матур Зилә Әхмәтшина бизи. Ул Казанның 37 нче гимназиясендә укый, кул эшләре белән мавыга. Шуңа да «Сабантуй» журналында икенче ел рәттән «Остаханә» сәхифәсен алып бара. Фотокмикс Зилә турында тагын да күбрәк сөйләр. Бик тиздән туган якларга күчмә кошлар да әйләнеп кайтыр... Ә сез камырдан әзерләнгән тургайлар барлыгын беләсезме? Рус халкының милли ризыгы ул! Рус фольклоры үзәгендә эшләүче Анна Саламатова безгә бу сыйны ясарга өйрәтте. Видеороликны карасаң, тагын да тизрәк пешерергә өйрәнерсең. Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән комиксларны дәвам итәбез. Бу санда сезне «Аю мәҗлесе» һәм «Куян илә Ташбака» дип аталган комикслар көтә. «Күңелле тәнәфес»тә яз белән бәйле кызыклы биремнәр тупладык. Әйдә, тизрәк кереп чиш әле аларны! «Әхлак дәресләре» сәхифәсендә бу юлы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әти-әни белән мөнәсәбәтләр турында сөйләр. Тулырак – 10-11 нче битләрдә! 8 нче мартка әниләрегезгә нәрсә бүләк итәсез? Оста куллы Зиләбез йөрәкле брелок ясарга өйрәтер. «Каләмдәш» битләрендә, гадәттәгечә, укучыларыбызның иҗаты урын алды. Ә «Әдипләребез»дә март аенда Галимҗан абый Гыйльманов шигырьләрен укырсыз! Шулай ук яңа санда үзбәяне арттырырга өйрәнербез. Психолог Люция апа Ибәтуллина сезгә кызыклы тест һәм күнегүләр әзерләде. «Сабантуй» редакциясе ел саен Татарстан Көрәш федерациясе белән берлектә батыр егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге уздыра. Быел турнир 41 нче тапкыр үткәрелде. Чарадан фоторепортаж сезне 28-29 нчы битләрдә көтә. «Мәшһүр ватандашлар»да рус язучысы Максим Горький турында кызыклы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Шулай ук аның турында видеоролик та бар, карарга ашыгыгыз! Язга «Сабантуй» белән бергә атлыйк!
Перед выбором сравните язык, год, издательство и формат в сведениях ниже. У одной книги могут быть разные переводы и издания.
Возрастная отметка из источника: 12.
Описание помогает оценить тему книги; отзывы читателей позволяют дополнить его личным опытом. Оценку и отзыв оставляйте после знакомства с книгой.