18+
На сайте представлено только описание и выходные данные книги «Идель (на татарском языке) №04/2026 ». Сайт не является распространителем книги. Сайт не предоставляет возможности купить, читать онлайн или скачать бесплатно книгу «Идель (на татарском языке) №04/2026 ». Сайт предназначен для лиц старше 18 лет. Если вам не исполнилось 18 лет - незамедлительно покиньте сайт. Оставаясь на сайте вы подтверждаете, что вам исполнилось 18 лет.
Незаконное потребление наркотических средств, психотропных веществ, их аналогов причиняет вред здоровью, их незаконный оборот запрещен и влечет установленную законодательством ответственность
Апрель саны тышлыгы Габдулла Тукайга багышланган – тышлыкка аның «Шагыйрь» әсәрен алдык. Тышлык КФУ ИФМК белән берлектә тормышка ашырылды. Журналның беренче битләрендә сине Тукайның үзе белән әңгәмә көтә –хатлары, истәлекләренә нигезләнеп, үкенечләре, акча мәсьәләсе һәм аны киләчәк турында ниләр кызыксындыруын сораштык. Киләчәк дигәннән... социаль челтәрләрдә үзенең нейрогенерацияләре аша аудитория туплаган Ранис Сафиуллин белән әле кайчан гына күз алдына да китереп булмаган, әмма хәзер безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелгән ясалма фәһем турында сөйләштек. Бу яз-җәйгә нинди төсләр, фасоннар актуаль булуын стилист белән материалдан белә аласыз – зәвыклы образларның фотоларын бирдек. «Психологта кунакта» сәхифәсендә Кисекбаш мисалында (ни өчен нәкъ шундый исем сайлануын материалдан аңларсыз) үз-үзеңә югары таләпләр һәм үз эшеңә бәя куя белмәү темасын ачтык. «Укыйбызмы?» сәхифәсендә юмористик әсәрләр, китаплар турында яздык – укырга кызыктыру максатыннан әсәрләрдән өзекләр дә бирдек. Шагыйрьләргә сораулар бирүне дәвам итәбез... Бу юлы яшьләр Лилия Гыйбадуллинага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Тормышка ашмый калган амбицияләр турында хикәя дә урын алды – Азалия Сабитованың «Кыллар кайчан өзелә?» әсәрен укырга киңәш итәбез. Бу һәм башка материалларны укый торган арада, без май санын әзерләргә тотынабыз. Күрешкәнче!
Перед выбором сравните язык, год, издательство и формат в сведениях ниже. У одной книги могут быть разные переводы и издания.
Возрастная отметка из источника: 16.
Описание помогает оценить тему книги; отзывы читателей позволяют дополнить его личным опытом. Оценку и отзыв оставляйте после знакомства с книгой.