18+
На сайте представлено только описание и выходные данные книги «Безнең мирас / Наше наследие №06/2026 ». Сайт не является распространителем книги. Сайт не предоставляет возможности купить, читать онлайн или скачать бесплатно книгу «Безнең мирас / Наше наследие №06/2026 ». Сайт предназначен для лиц старше 18 лет. Если вам не исполнилось 18 лет - незамедлительно покиньте сайт. Оставаясь на сайте вы подтверждаете, что вам исполнилось 18 лет.
Незаконное потребление наркотических средств, психотропных веществ, их аналогов причиняет вред здоровью, их незаконный оборот запрещен и влечет установленную законодательством ответственность
«Безнең мирас» журналының 6 нчы – июнь ае саны традицион «Дөньяда сүзем калыр…» сәхифәсе белән ачылып китә. Әлеге сан Пенза ягына нисбәтле, шул сәбәпле сәхифәгә Гадел Кутуй цитаталары тупланды. «Безнең мирас» журналының 6 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган. Чжоу династиясенең төркиләргә нинди кагылышы бар? Кышкар мәдрәсәсендә нинди фәннәр үзләштергәннәр? Шәйхулла Алкинның тормышы ничек тәмамлана? Пенза өлкәсенең Ялгаш, Дәхтәрни һәм Татар Кынадысы авыллары ничек барлыкка килгән? Хөсәен Ямашев нәселе кайсы авылга бәйле? Зәйнүл Кутуева энекәше турында ниләр язып калдырган? Миркасыйм Госманов Барда сәфәрендә ниләр тапкан? Ямашевлар һәм Кутуевлар ватанында хәзер ниләр бар? Рәхим Саттар Җәлилче-Кормашчыларның берсе булганмы? Муса Бигиевнең хатын-кызларга карата мөнәсәбәте нинди булган? Пензаның Ярулла хәзрәте нинди игелекле гамәлләр кылган? Рифкат Якупов ни рәвешле фотограф булып киткән? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 6 нчы – июнь ае саныннан, аерым алганда, Гадел Кутуй, Ләбиб Лерон, Адилә Айда, Гасыйм Лотфи, Зөфәр Гыйлаҗев, Рузилә Мөхәммәтова, Диләрә Госманова, Фатих Зюзин, Рәшит Алюшев, Фрид Рәшитов, Габдулла Тукай, Зәйнүл Кутуева, Миркасыйм Госманов, Рәшит Минһаҗ, Искәндәр Гыйләҗев, Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев, Айдар Хәйретдин, Әхмәдвәли Рәхими, Таһир Шангариев, Хатыйп Миңнегулов, Рөстәм Нәбиуллин, Айзилә Сабирова, Айдар Закиров, Рәис Габдулла һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз. «Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!
Перед выбором сравните язык, год, издательство и формат в сведениях ниже. У одной книги могут быть разные переводы и издания.
Возрастная отметка из источника: 12.
Описание помогает оценить тему книги; отзывы читателей позволяют дополнить его личным опытом. Оценку и отзыв оставляйте после знакомства с книгой.